Биографиясе

1930 елның 8 октябрендә Мәскәү шәһәрендә туган.

Мәскәүнең 2 нче медицина институтын тәмамлаганнан соң (1954 ел), Мәскәү өлкәсе Лотошкино поселогы хастаханәсендә табиб-хирург, 1961 елдан – хирургия бүлеге мөдире.

1963 елдан Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында, 1978–1991 елларда кул чугы зәгыйфьлеге һәм авырулары бүлеге мөдире.

Хезмәтләре кул чугы хирургиясенә карый.

Уйлап табуга 4 патенты бар.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Отдалённые результаты лечения больных с контрактурой Дюпюитрена // Казан. мед. журн. 1981. № 6 (автордаш).

Исходы лечения открытых повреждений кисти и пальцев // Советская медицина. 1984. № 12 (автордаш).

Инвалидность при сочетанной травме кисти // Советская медицина. 1987. № 1 (автордаш).