Биографиясе

1916 елның 22 июне, Одесса шәһәре – 1979 елның 27 октябре, Казан шәһәре.

Одесса медицина институтын тәмамлаганнан соң (1939 г.), Украина ССР Курортлар идарәсендә эшли.

1941 елдан Казан шәһәре 2 нче йогышлы авырулар хастаханәсендә, баш табиб (1942–1956 еллар); бер үк вакытта Казан медицина институтында, 1958 елдан йогышлы авырулар кафедрасы мөдире.

ТАССРның баш инфекционисты (1972–1974 еллар).

Хезмәтләре йогышлы авырулар патогенезын өйрәнүгә һәм патогенетик терапия мәсьәләләренә карый.

ТАССР Инфекционистлар җәмгыяте рәисе (1958–1979 еллар).

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Диагностика стёртых форм скарлатины // Педиатрия. 1955. № 6.

Клиника и лечение гриппа // Казан. мед. журн. 1957. № 2/3.

Нарушение двигательной функции толстого кишечника у больных острой дизентерией // Казан. мед. журн. 1973. № 3 (автордаш).

Әдәбият

Профессор Александр Ефимович Резник: Некролог // Казан. мед. журн. 1980. № 1.