Биографиясе

1857 елның 27 марты, Самара губернасы, Николаев өязе Ефимовка авылы – 1935 елның 7 апреле, Ессентуки шәһәре.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1880 ел), шунда ук, профессор Л.Л.Лёвшин җитәкчелегендәге госпиталь хирургиясе клиникасында эшли.

1883–1884 елларда Хәрби медицина академиясендә (Санкт-Петербург).

1885–1909 елларда Казан университетында, 1891 елдан госпиталь хирургиясе клиникасы җитәкчесе, ординар профессор (1894 ел), медицина факультеты деканы (1905–1907 елларда); бер үк вакытта Александра хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире.

1889 елда һәм 1891 елда Германия, Австрия, Франциядә фәнни командировкаларда була.

Декан вазифасында беренче булып медицина факультетына хатын-кызларны кабул итә башлый.

1904 елда Нобель комитеты тарафыннан рус галимнәрен Нобель премиясенә тәкъдим итү өчен сайлана.

1909–1912 елларда Николай исемендәге университет (Саратов шәһәре) ректоры, бер үк вакытта факультет хирургиясе кафедрасында ординар профессор, атказанган профессор (1911 ел), 1920 елдан пропедевтик клиникалы гомуми хирургия кафедрасы мөдире.

1916 елда Петроградта сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы иптәше (урынбасары) итеп раслана.

1917 елда Кавказ фронтының баш хирургы. Россиядәге өч югары уку йортының – Пермь травматология институты (1917 ел), Тифлис шәһәрендә Кавказ арты рус университеты (1918 ел), Баку университетының (1919 ел) оештыручысы була. 1930 елдан Ессентуки шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге консультанты һәм курортлар хезмәтенең фәнни бүлеге рәисе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нейрохирургиягә, корсак куышлыгы хирургиясенә, урологиягә, сөяк пластикасына, хиругия фәнен укытуга, медицина тарихына карый.

Бүләкләре

1, 2 һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә. Хезмәт Герое (1923 ел).

Хезмәтләре

О причинах смерти после хирургических операций и повреждений. Казань, 1887.

Воспалительные процессы на шее. СПб., 1902.

Повреждения и заболевания щитовидной железы. СПб., 1903.

Раковая болезнь и борьба с ней. Саратов–М., 1926.

Современная хирургическая операция. Саратов–М., 1926.

Әдәбият

Мирский М.Б. В.И.Разумовский как историк хирургии (к 125-летию со дня рождения) // Советское здравоохранение. 1983. № 5.

Автор – В.Ф.Богоявленский