Биографиясе

1888 елның 26 ноябре (8 декабре), Сембер губернасы Кадыковка авылы – 1954 елның 14 ноябре, Мәскәү шәһәре.

Н.А.Миславский шәкерте.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1914 ел), физиология кафедрасында профессор стипендиаты итеп калдырыла. 1915 елдан Россия армиясендә, Томскта, Себернең башка шәһәр госпитальләрендә эшли, бер үк вакытта, 1920 елдан, Томск университетында һәм Физкультура институтында укыта.

1923 елдан И.П.Павлов лабораториясендә (Петроград). 1924 елдан Мәскәүдә: В.А.Обух исемендәге Һөнәри авырулар институтында физиология лабораториясе җитәкчесе, бер үк вакытта К.Либкнехт исемендәге Индустриаль-педагогика һәм К.А.Тимирязев исемендәге Биология институтларында кафедра мөдире.

1929 елдан СССР Медицина фәннәре академиясенең Туклану институтында махсус физиология бүлеге мөдире, профессор (1932 ел). Бөтенсоюз эксперименталь медицина институтының Мәскәү филиалы директоры (1932–1934 еллар), директор урынбасары (1935–1936 еллар). Үзәк табибләр белемен күтәрү институтының кеше физиологиясе бүлеге җитәкчесе (1935–1944 еллар), бер үк вакытта физиология кафедрасы мөдире (1936–1940 еллар). Мәскәүнең 1 нче медицина институтында физиология кафедрасы мөдире (1939–1951 еллар).

1944–1950 елларда СССР Медицина фәннәре академиясенең Физиология институты директоры, бер үк вакытта, 1948–1950 елларда, СССР Медицина фәннәре академиясенең вице-президенты, физиология һәм патология лабораториясе мөдире. 1950 елдан СССР Медицина фәннәре академиясенең Туклану институтында фәнни консультант.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре вегетатив нерв системасы патологиясенә, югары нерв эшчәнлегенә, ашкайнату физиологиясенә карый. 3 монография авторы.

Мәскәү физиологлар, биохимиклар һәм фармакологлар җәмгыяте (1930–1951 еллар), Бөтенсоюз физиологлар җәмгыяте рәисе (1934–1937 еллар).

Бүләкләре

СССР Фәннәр академиясенең И.П.Павлов исемендәге бүләге лауреаты (1939 ел); биеклек шартларында ашкайнату физиологиясен өйрәнүдәге хезмәтләре өчен СССР Дәүләт бүләге бирелә (1947 ел).

Ике Ленин ордены, И.П.Павлов алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Условия и механизм вазомоторных свойств крови. М., 1927.

Влияние высокой температуры на животный организм и организм человека. М.–Л., 1934.

Новые данные по физиологии и патологии пищеварения. М., 1948.

Руководство к практическим занятиям по физиологии. М., 1948.

Әдәбият

Охнянская Л.Г., Вишнякова И.Н. Иван Петрович Разенков. 1888–1954. М., 1991.