Биографиясе

1898 елның 14 (26) гыйнвары, Саратов шәһәре – 1994 елның 11 апреле, Казан шәһәре.

Профессорлар А.Р.Лурия, А.Ф.Самойлов, С.С.Зимницкий шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1922 ел), Казан ГИДУВында, 1946–1953 елларда – 2 нче терапия, 1953–1974 елларда 1 нче терапия кафедрасы мөдире; бер үк вакытта, 1930–1935 елларда, ТАССР Эчке эшләр халык комиссариатының медицина-санитария часте башлыгы. Тимерьюлчылар хастаханәсенең Казан бүлегендә 2 нче терапия кафедрасын оештыручы һәм аның мөдире (1936–1956 еллар).

1934 елда «челюскинчылар»ны коткару экспедициясе әгъзасы.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942–1945 елларда – Заполярьедагы 14 нче, 19 нчы армияләр, 1945–1946 елларда Казан хәрби округы баш терапевты.

1971–1985 елларда Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең махсус хастаханәсе консультанты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре матдәләр алмашы бозылуны өйрәнүгә, электрокардиографиягә карый.

СССРда электрокардиографияне гамәлгә кертүчеләрнең берсе, Казан ГИДУВының эчке аврулар клиникасында Идел буендагы беренче электрокардиография лабораториясен оештыручы (1934 ел).

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Электрокардиограмма при «компенсаторных» изменениях миокарда. Казань, 1936.

Диагностическое значение серийных электрокардиограмм // Казан. мед. журн. 1940. № 3.

О роли некоторых внутренних факторов в развитии атеросклероза // Казан. мед. журн. 1961. № 2.

Пути электроимпульсной терапии мерцательной аритмии // Казан. мед. журн. 1972. № 6.

Әдәбият

Профессор Леопольд Матвеевич Рахлин // Кардиология. 1973. № 6.