Биографиясе

1974 елның 8 сентябрендә Казанда туган.

Казан медицина университетын тәмамлаганнан соң (1997 ел), шунда ук, гистология кафедрасында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

2002–2004 елларда Португалия һәм Германия нейробиол. үзәкләрендә фәнни командировкада була. Хезмәтләре периферик нерв системасы регенерациясенә, тычканнарда утракса нервының травмадан соңгы регенерациясендә транстиретинның ролен өйрәнүгә карый.

Бүләкләре

«Периферик нервның травмадан соңгы регенерациясен күзәнәк технологияләре кулланып стимуллаштыру» хезмәте өчен — РФ Президенты бүләге (2006 ел), «Нейраль кәүсә күзәнәкләр трансплантациясе шартларында күседә утракса нервының травмадан соңгы регенерациясе» фундаменталь хезмәте өчен ТР Фәннәр Академиясе бүләге (2006 ел) бирелә.

Хезмәтләре

Роль транстиретина в посттравматической регенерации седалищного нерва мыши // Морфология. 2004. Том 126, № 6.

Выживание и фенотипические характеристики аксотимированных нейронов в спинальных ганглиях // Нейронаучный журн. поведенческой физиологии. 2005. Том 35, № 5.

Эффект ксимедона на кальциевые токи в пирамидных нейронах энторинального кортекса // Эксперим. и клинич. фармакология. 2006. Том 69, № 1.