Биографиясе

1958 елның 31 октябрендә Казанда туа.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1981), РФА КФҮнең Органик һәм физик химия институтында эшли.

1994 елдан Казан медицина академиясенең һәм бер үк вакытта, 1999 елдан, Казан медицина университетының микробиология кафедралары мөдире.

Хезмәтләре вируска каршы торучан иммун реакцияләр механизмнарын, химик кушылмаларның вируска каршы активлыгын өйрәнүгә карый.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре         

Вирусные иммунодефициты. Механизмы постинфекционной иммунопатологии // Казан. медицина журн. 1989. № 5 (автордаш);

Медицинская микробиология. М., 2001.