Биографиясе

1933 елның 4 июлендә Бөгелмә шәһәрендә туа.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1957), Казан шәһәрендәге 7 нче хастаханәнең балалар дәвалау-профилактика бүлегендә участок педиатры булып эшли.

1964 елдан — Казан ГИДУВының педиатрия; 1966 елдан 1 нче Мәскәү медицина институтының педиатрия кафедраларында. 1970 елдан Казан ГИДУВының балалар авырулары кафедрасында.

СССРда беренче аллергология кафедрасын оештыручы һәм аның мөдире (1989), Казанда балалар аллергологиясе хезмәтен булдыручы (1972).

Казан шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә балалар аллергологиясе буенча баш белгеч (1973 елдан).

Хезмәтләре балалык яшендәгеләр аллергологиясенә карый.

Бүләкләре

СССР ВДНХсының көмеш медале; «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Диагностика и лечение аллергических заболеваний у детей. К., 1990;

Лекарственные средства в лечении аллергических заболеваний у детей. К., 1991;

Рецепты блюд для больных с пищевой аллергией. К., 1994.