Биографиясе

1854 елның 30 июле, Вятка шәһәре — 1939 елның 31 мае, София.

Петербург медицина-хирургия академиясен тәмамлаганнан соң (1878), хәрби медицина хезмәтендә; 1880 елдан Петербург полиция идарәсе каршындагы һәм император Мария Фёдоровна карамагындагы учреждениеләр идарәсе табибе.

1885–1888 елларда Петербург шәһәр җәмәгатьчелеге идарәсе табибе.

1888 елдан Варшава университетының — экстраординар, 1889 елдан ординар профессоры.

1894 елдан Казан университетының психиатрия кафедрасы ординар профессоры.

1903 елдан Новороссия (Одесса шәһәре), 1922 елдан София университетларында.

Хезмәтләре анатомиягә, үзәк нерв системасының нормаль һәм патологик физиологиясенә карый.

Хезмәтләре

Случай медленного закупоривания верхней серповидной пазухи // Врач. 1884. № 25;

К лечению дипсомании // Врач. 1886. № 10;

К вопросу об изменении зрительных нервов при спинной сухотке. К., 1893;

Патолого-анатомические изменения центральной нервной системы при азиатской холере. Варшава, 1893.