Биографиясе

1917 елның 25 декабре, Подольск губернасы, Винница өязе Самгородок авылы — 2003 елның 12 гыйнвары, АКШ.

Академиклар Н.В.Коновалов, А.Р.Лурия, профессор Н.А.Бернштейн шәкерте.

Яңа клиник фән — вертеброневрологиягә нигез салучыларның берсе.

1 нче Мәскәү медицина институтын тәмамлаганнан соң (1940), Орёл өлкәсенең Хвастовичи авылында, район хастаханәсендә эшли.

1940–1945 елларда армия табибе.

1946–1949 елларда СССР МФАнең Неврология институтында.

1950 елдан — Кишинёв, 1954 елдан Оренбург медицина институтларының психиатрия кафедраларында.

1955 елдан Мәскәү поликлиникаларында табиб-невропатолог.

1957 елдан Новокузнецк ГИДУВында, 1961 елдан — нерв авырулары кафедрасы, 1967 елдан Казан медицина институтының шул исемдәге кафедрасы мөдире.

Неврология кафедрасында Л.О.Даркшевич музеен оештыра.

1989–2001 елларда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан медицина институты каршындагы Бөтенроссия вертеброневрология үзәге җитәкчесе.

2001 елдан АКШта.

Хезмәтләре нерв системасының вертеброген патологиясенә, медицина тарихына карый.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Шейный остеохондроз. М., 1966;

Вертеброгенные заболевания нервной системы: В 3 т. К., 1974–83; Т. 1; Ботулизм: Неврологический аспект. Уфа, 1994.

Әдәбият  

Ахмеров Н.У., Подольский М.А. Феномен Якова Попелянского // Вертеброневрология. 1992. № 2.