Биографиясе

1932 елның 23 феврале БАССРның Уфа районы Шипово авылында туа.

Башкорт медицина институтын тәмамлаганнан соң (1957, Уфа), «Әлмәтнефть» фәнни-җитештерү идарәсенең медицина-санитария частенда эшли, 1957 елдан цех табибе, 1958 елдан хирург, Әлмәт шәһәренең баш онкологы.

1964 елдан Казан ГИДУВының хирургия кафедрасында, бер үк вакытта, 1966 елдан, Казан шәһәре онкология диспансерында клиника бүлеге хирургы.

1971–1973 елларда Республика онкология диспансерында торакаль клиника бүлеге мөдире.

1973 елдан Казан медицина институтының — онкология, 1980 елдан — хирургия, 1984–2001 елларда — гомуми хирургия кафедрасында.

1982–1984 елларда СССР МФАнең Бөтенсоюз онкология үзәгендә стажировка уза.

Хезмәтләре ашказаны рагын хирургик юл белән дәвалауга карый.

Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

СССР ВДНХсының көмеш медале, «СССРның уйлап табучысы» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

О комбинированных гастроэктомиях с формированием искусственного желудка по новой методике // Вестн. хирургии. 1984. № 3;

Способ еюногастропластики при проксимальной резекции желудка // Клиническая хирургия. 1984. № 5;

Арефмоксная еюностомия // Вестн. хирургии. 1985. № 7;

Два способа еюногастропластики при гастроэктомии // Хирургия. 1985. № 10.