- РУС
- ТАТ
патологоанатом, медицина фәннәре докторы (1994), профессор (1998)
1951 елның 9 феврале Ростов өлкәсенең, Тацинский районы Тацинский поселогында туа.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1974), Казан шәһәренең 12 нче хастаханәсендә хирург.
1975 елдан Кукмара үзәк хастаханәсе хирургы.
1978 елдан Казан медицина институтының — госпиталь хирургиясе, 1981 елдан патологик анатомия кафедраларында. Бер үк вакытта, 1996 елдан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Республика онкология клиник үзәгендә шешләргә иммуногистохимик юл белән диагноз кую лабораториясе җитәкчесе.
Хезмәтләре кеше организмындагы шешләрне иммуногистохимик ысуллар белән тикшерүгә карый.
Морфофункциональная характеристика шишковидной железы при раках различной локализации // Вопр. онкологии. 1984. № 9;
Ультраструктурная характеристика нейросекреции в эпифизе мыши // Вопр. нейробиологии. 1987. Т. 68;
Иммуногистохимическое исследование клеток инвазивного рака влагалищной части шейки матки // Вопр. онкологии. 1990. № 3;
Маркеры пролиферации опухолевых клеток в раковых опухолях гортани // Казан. медицина журн. 2001. № 4.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.