Биографиясе

1869 елның 24 ноябре, Пермь шәһәре — 1954 елның 21 декабре, шунда ук.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1894), шунда ук, нерв авырулары клиникасында, бер үк вакытта Казан аеклар җәмгыятенең эчкечеләрне савыктыру дәваханәсендә эшли, фельдшер-акушерлар мәктәбендә укыта (1908–1919), Кызыл Хач җәмгыятенең Казан шәфкать туташлары оешмасында дәресләр алып бара (Первушин катнашы белән анда физиотерапия кабинеты һәм су белән савыктыру дәваханәсе ачыла). Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Казан университеты каршындагы Табибләр җәмгыяте тарафыннан качакларга ярдәм итүче Табибләр комитеты составына сайлана; Кызыл Хач җәмгыятенең шәһәр госпитальләрендә невропатолог-консультант.

Казан ГИДУВын оештыруда катнаша, профессор (1920), шунда нерв авырулары кафедрасы һәм клиникасы җитәкчесе (1920–1922).

1922 елдан Пермь университетының нерв авырулары клиникасы директоры. Первушин анда физиокабинетлар, су белән савыктыру дәваханәләре оештыра.

Казан невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте (1918–1922), Казандагы Туберкулёзга каршы көрәш лигасы һәм Балалар үлеменә каршы көрәш җәмгыяте (1905–1915) рәисе.

Хезмәтләре нейротравматологиягә, физиотерапиягә карый.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Случай поражения позвоночника на почве брюшно-тифозной инфекции «Spondylosis tifosa» // Журн. невропатологии и психиатрии. 1905. Кн. 2;

Массовый алкоголизм и борьба с ним. К., 1916;

Нервная система и её заболевания. Молотов, 1942;

Звуковые особенности, связанные с вызыванием сухожильных рефлексов при их угасании // Советская медицина. 1943. № 4.

Әдәбият  

Визен Э.М. Памяти В.П.Первушина // Журн. невропатологии и психиатрии. 1955. Т. 55, вып. 4.