- РУС
- ТАТ
стоматолог, медицина фәннәре докторы (1966), профессор (1967), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1988)
1928 елның 8 февралендә Киевта туа.
Киев стоматология институтын тәмамлаганнан соң (1949), Днепропетровск өлкәсендә стоматология поликлиникасында эшли, Днепропетровск теш дәвалау мәктәбендә укыта.
1951–1956 елларда стоматология бүлеге башлыгы вазифасында Совет Армиясендә хезмәт итә.
1957 елдан Киев шәһәренең Мәскәү районы 2 нче хастаханәсендә бүлек мөдире.
1961–1990 елларда Казан медицина институтының дәвалау стоматологиясе кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре стоматологиядә фтор куллануга һәм организмның иммунобиологик халәте белән теш авыруларының үзара бәйләнешенә карый.
Овруцкий периодонтитны дәвалауның оригиналь ысулын эшли, цебанит препаратын куллану методикасын тәкъдим итә (1966).
«Стоматологиядә һәм гигиенада фтор» («Фтор в стоматологии и гигиене», 1969, автордаш) монографиясе инглиз теленә тәрҗемә ителә һәм АКШта бастырып чыгарыла (1977).
Уйлап табуга 4 патенты бар.
Бөтенпольша стоматологлар җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1965), «Казанский медицинский журнал» басмасының редколлегия әгъзасы (1971–1990).
Татарстан стоматологлар җәмгыяте рәисе (1971–1990), Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз стоматологлар җәмгыятьләре президиумнары әгъзасы (1969–1990).
РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, СССР ВДНХсының алтын медале белән бүләкләнә.
1990 елдан Израильдә яши.
Флюороз зубов. К., 1962;
Фтор в профилактике кариеса зубов. К., 1964;
Болезни зубов. К., 1969;
Пародонтит. К., 1990;
Одонтогенный очаг. М., 1991.
Григорий Давидович Овруцкий (к 50-летию со дня рождения) // Стоматология. 1978. № 4;
Андреев И.М., Красильников С.Н. История в биографиях: Казан. гос. медицина университет. Стоматологический факультет. К., 1996.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.