Биографиясе

1892 елның 24 июне, Подольск губернасы Калюс авылы — 1978 елның 16 мае, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1931), Пермь стоматология институтының хирургик стоматология кафедрасында эшли.

1932 елдан Казан медицина институтының стоматология клиникасында, 1938–1950 елларда ортопедик стоматология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1942–1944 елларда, Казан стоматология институты директоры һәм хәрби госпитальләр консультанты.

1950–1952 елларда Казан ГИДУВында.

1952 елдан Казан медицина институтында, 1956 елдан ортопедик стоматология кафедрасы мөдире, 1969 елдан профессор-консультант.

ТАССР Стоматологлар җәмгыяте рәисе (1956–1969).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыз куышлыгының лайлалы тышчасы һәм пародонт нейроморфологиясенә, теш пульпасын, эмален, дентинын һәм цементын гистологик тикшерүгә, тешсез уртларга протез кую ысулларына карый. Оксман анатомик артикулятор һәм окклюцион кәкрелекне билгеләү өчен фиксатор-аппарат, механик ирен тоткыч, селәгәй җыйгыч, яктырткычлы шпатель, уксыман кламмерларны бөгү өчен кыскыч һ.б.ны уйлап таба һәм камилләштерә.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Материалы к изучению иннервации зуба и слизистой оболочки полости рта. К., 1947;

Челюстно-лицевая ортопедия. М., 1957;

Клинические основы протезирования больных при полном отсутствии зубов. Л., 1967;

Ортопедическая стоматология. М., 1968.

Әдәбият  

Красильников С.Н., Амиров Н.Х. Оксман Исаак Михайлович // Поклонимся и мёртвым и живым. К., 2000.