Биографиясе

1898 елның 16 апреле, Казан губернасы, Цивильск өязе Русские Норваши авылы — 1976 елның 25 декабре, Мәскәү.

А.В.Вишневский шәкерте.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1925), Цивильск өязендә хирург булып эшли.

1927 елдан Казан университетында, 1936 елдан топографик анатомия һәм оператив хирургия кафедрасы мөдире. 1938 елдан Казан медицина институтының гомуми хирургия клиникасы мөдире, бер үк вакытта Казан ГИДУВының кичектергесез һәм хәрби-кыр хирургиясе клиникасы җитәкчесе.

1940 елдан Мәскәүдә: НКВДның санитария бүлеге башлыгы урынбасары һәм НКВД үзәк поликлиникасы баш хирургы, Мәскәүнең 2 нче медицина институтында педиатрия факультетының госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире (1970 кә кадәр), бер үк вакытта СССР МС каршындагы КГБ клиникасы баш хирургы.

Хезмәтләре трофик җәрәхәтләр патогенезы, аларны дәвалау, аерым урында авыртуны басу мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Новокаиновый блок нервов при спонтанной гангрене // Новый хирург. архив. 1933. Т. 29, кн. 3, № 115 (автордаш);

Хирургия печени и желчных путей в свете местного обезболивания по методу ползучего инфильтрата // Сб. работ хирургической клиники. К., 1934;

Местная анестезия по методу профессор А.В.Вишневского в условиях участковой больницы. К., 1938.

Әдәбият

Вишневский А.А., Шапошников А.В., Хватов Н.Ф. К 70-летию профессор Г.М.Новикова // Хирургия. 1969. № 2.