Биографиясе

1947 елның 13 сентябрендә Киев өлкәсенең Умаль авылында туа.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1971), Казан шәһәренең 12 нче хастаханәсендә эшли.

1976 елдан — Казан медицина институтының физиотерапия һәм дәвалау физкультурасы, 1991 елдан — 1 нче эчке авырулар кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ревматик авырулар вакытында (системалы склеродермия, Бехтеров авыруы, атеросклерозга бәйле ревматоидлы артрит, нефропатия һәм резус-конфликт белән катлауланган йөклелеккә бәйле ревматоидлы артрит) микрогемоциркуляцияне өйрәнүгә карый.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре                                  

Микрогемодинамические нарушения при системной склеродермии и их коррекция лазерным излучением // Казан. медицина журн. 1994. № 6;

К обоснованию воздействия диуцифон электрофореза в диметилсульфоксиде на микрогемоциркуляцию и периферический кровоток в комплексной терапии болезни Бехтерева // Каз. медицина журн. 1998. № 6;

Ревматоидный артрит. Проблемы микрогемоциркуляции и периферического кровотока. Дифференцированная физическая терапия. Методические рекомендации. К., 2001.