Биографиясе

1947 елның 8 декабре, Казан – 2019 елның 16 марты, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1972), Республика онкология диспансерының торакаль бүлегендә хирург, бер үк вакытта (1978 елдан) Казан ГИДУВында.

1980 елдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эндоскопия үзәге мөдире һәм 1985 елдан баш эндоскописты. Хезмәтләре сулыш әгъзалары һәм ашказаны-эчәк трактында шеш үсешен катнаш лазерлы эндоскоп ярдәмендә таркатуга карый. Муравьёв авыруларны амбулаториядә операциясез дәвалау мөмкинлеге бирүче «Медула» лазер системасын беренче булып куллана башлый.

Эндоскопия буенча РФ чемпионы (2013).

Танылган бард. Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге (1985) башкару сәнгатендәге уңышлары өчен бирелә.

Бәллүр эндоскоп иясе. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Комбинированная эндоскопическая деструкция опухолей дыхательной системы и желудочно-кишечного тракта. К., 1997;

Эндоскопия гортани, трахеи, бронхов, пищевода, желудка, двенадцатиперстной кишки. К., 2009.