Биографиясе

1954 елның 3 декабрендә Казанда туа.

М.М.Миңнебаев шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1978), шунда ук патофизиология кафедрасында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бизгәк реакциясе патофизиологиясенә карый. Мөхетдинова кисәк барлыкка килгән аллергия һәм бизгәк реакциясе вакытында лимфа системасының резорбция һәм транспорт функцияләрендә үзгәрешләр күзәтелүне, шулай ук лимфа төеннәрендә морфофункциональ үзгәрешләр килеп чыгуны ачыклый.

Хезмәтләре       

Лимфатическая система и гомеостаз при лихорадочной реакции // Казан. медицина журн. 1994. № 3;

Клиническая патофизиология сердца и сосудов. К., 2004;

Лимфатическая система и лихорадочная реакция. К., 2008;

Краткий русско-татарско-английский толковый словарь медицинских терминов. К., 2009 (автордаш).