Биографиясе

1929 елның 6 феврале, Казан — 2008 елның 11 августы, шунда ук.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1953), Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1956–1964 елларда ТАССРның баш санитария табибе, Республика санитария-эпидемиология станциясенең баш табибе.

1964–1984 елларда ТАССР сәламәтлек саклау министры.

1984–1994 елларда Казан медицина институтының эпидемиология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта (1986–1989) Казан эпидемиология һәм микробиол. фәнни-тикшеренү институты директоры.

1994 елдан Казан медицина институтының эпидемиология кафедрасы киңәшчесе.

1960–1980 елларда Мөхетдинов җитәкчелегендә республикада сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасы ныгытыла: Республика балалар клиник хастаханәсе (1977), Республика клиник хастаханәсе (1982), Чаллы шәһәрендә киң профильле хастаханә төзелә; барлык эре торак пунктларда участок хастаханәләре, район үзәкләрендә үзәк район хастаханәләре булдырыла.

Хезмәтләре корсак тифы, эчәк инфекцияләре эпидемиологиясе һәм аларны булдырмауга карый.

1967–1985 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, РСФСР һәм ТАССР ЮСлары Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Как предупредить кишечные заболевания. К., 1977;

Диагностика и лечение вирусного гепатита у детей. К., 1979.

Әдәбият

Казанский государственный медицинский институт (1804–2004): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004.