- РУС
- ТАТ
онколог, ТАССР һәм РСФСРның атказанган табибе (1967, 1974)
1923 елның 6 феврале, Тәтеш кантоны Көрәле (Әҗем) авылы — 2014 ел.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1949), Казан ГИДУВының онкология кафедрасында эшли.
1952–1958 елларда РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгы аппаратында. 1958 елдан Республика онкология диспансеры баш табибе.
1986–1994 елларда диспансер поликлиникасы мөдире, бер үк вакытта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы.
Хезмәтләре сәламәтлек саклауда, онкология өлкәсендә оештыру мәсьәләләренә карый. Мөхәммәдъярова тарафыннан яман шеш авыруларына диагноз кую һәм авыруны дәвалауның төрле ысуллары тәкъдим ителә.
Медальләр белән бүләкләнә.
Рак и борьба с ним. Г., 1960;
Рак кожи век и углов глаза. К., 1973 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.