Биографиясе

1900 елның 19 ноябре, Сембер губернасы Буа шәһәре — 1952 елның 7 гыйнвары, Казан.

1 нче Ленинград медицина институтын тәмамлаганнан соң (1928), шунда ук, тире-венерология клиникасында эшли.

1929 елдан Мамадыш кантоны Саба авылы участок хастаханәсе мөдире.

1930 елдан А.В.Вишневский исемендәге хирургия клиникасында, 1934 елдан Казан медицина институтында; бер үк вакытта, 1945 елдан, Казан шәһәренең 3 нче хастаханәсе табибе.

1951 елдан Казан ГИДУВы директоры.

Хезмәтләре Вишневский ысулы белән ясалган новокаин блогының тәэсир итү механизмын өйрәнүгә карый.

Бүләкләре

Бөек Ватан сугышы ветераны. 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Опыт применения аутогемотерапии при воспалительных гнойных процессах // Тр. Казан. медицина института. 1935. Т. 1–2 (автордаш);

Результаты хирургического лечения язв желудка и 12–перстной кишки // Казан. медицина журн. 1937. № 3 (автордаш).

Әдәбият  

Казанская медицинская академия. 75 лет (1920–1995). К., 1997;

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. К., 1997.