Биографиясе

1883 елның 25 декабре, Казан губернасы, Казан өязе Олы Җәке авылы — 1950 елның 30 гыйнвары, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1917), Гражданнар сугышы фронтларында (өлкән табиб, бригада табибе).

1920 елдан Казанда: ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатында бүлек мөдире, ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары, ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары (1922–1927). 1927–1932 елларда Казан ГИДУВының җәмәгать-көнкүреш гигиенасы кафедрасында, бер үк вакытта (1930–1935) Татарстан җәмәгать-көнкүреш гигиенасы институты директоры. 1932–1950 елларда Казан медицина институтының җәмәгать-көнкүреш гигиенасы кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре сәламәтлек саклауны оештыруга, демографиягә, медицина статистикасына, татар балаларының физик яктан үсешен бәяләүгә карый. Мөхәммәдъяров — корсак тифына каршы көрәшү өчен дезинфекция отряды һәм махсус комиссияләр төзүне башлап җибәрүче, Татарстанда эпидемияләргә каршы чаралар оештыручы.

ТАССР Дәүләт план комитеты кушуы буенча, сәламәтлек саклау үсешенең беренче бишьеллык планын төзи (1928).

Хезмәтләре  

К вопросу об изучении воспроизводства поколений // Казан. медицина журн. 1930. № 6;

К вопросу об изучении переживаемости взрослого татарского населения. К., 1930;

Опыт изучения плодовитости женщины татарки и переживаемости её ребёнка. К., 1930;

Самодеятельность трудящихся в деле охраны здоровья. К., 1935.

Әдәбият  

Профессор Фатых Гарифович Мухамедьяров. К., 1973;

Видные учёные отечественной медицины и здравоохранения — питомцы Казанского медицинского института. К., 1989.