Биографиясе

1828 елның 11 декабре, Воткинск заводының Каменск поселогы — 1914 елның 28 ноябре, Екатеринбург шәһәре.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1851), Богословский тау округының (Төньяк Урал) Тура бакыр рудникларында табиб булып эшли.

1856 елдан Екатеринбургта: Түбән Исеть (Әчет), 1859 елдан Югары Исеть (Әчет) завод госпитальләрендә баш табиб (госпиталь каршында анатомия музее оештыра).

Миславский, дөньяда беренче булып, катаракта (1853) һәм зобны (1862) кисеп алу операцияләре ясый.

Казан галимнәре династиясен (Н.А.Миславский, А.Н.Миславский, А.Д.Адо) башлап җибәрүче.

Истәлеге

1881 елда А.А.Миславский исемендәге стипендия булдырыла. Екатеринбургтагы күз хастаханәсенә (1906 елда төзелә) аның исеме бирелә.

Әдәбият           

Зарипов И. Династия Миславских // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1999. № 3/4.

Автор — В.Ф.Богоявленский