Биографиясе

1880 елның 19 гыйнвары, Тверь губернасы Зубцово шәһәре — 1961 елның 16 гыйнвары, Казан.

Казан гигиена белгечләре фәнни мәктәбен оештыручыларның берсе.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1907), Себер тимер юлының Нижнеудинск участогында һәм Дон өлкәсе Кагальчи авылында табиб булып эшли.

1909 елда Елена клиник институтында (Санкт-Петербург).

1910–1961 елларда Казан медицина институтында, профессор, гомуми гигиена кафедрасы мөдире (1923 елдан), бер үк вакытта Казан чәчәк салу институты мөдире (1910–1926), гигиена лабораториясе мөдире (1924 елдан) һәм ВЦСПСның Хезмәтне саклау институты директоры урынбасары (1936 елдан).

1939 елдан ТАССР­ның санитария-эпидемиология хезмәте киңәшчесе.

Казан медицина институтында санитария-гигиена факультетын оештыручыларның берсе.

Хезмәтләре эндемик зоб этиологиясе һәм патогенезында микроэлементларның ролен тикшерүгә, су гигиенасы һәм су белән тәэмин итү гигиенасы мәсьәләләренә карый.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К методике определения азотистой кислоты в сточной воде. К., 1911; Кладбища г. Казани в санитарном отношении // Тр. Казан. медицина института. 1936. Т. 1 (автордаш).

Әдәбият          

Профессор Валериан Владимирович Милославский: Некролог // Казан. медицина журн. 1961. № 3;

Камчатнов В.П. Профессор Валериан Владимирович Милославский. К., 1969.

Автор — В.Ф.Богоявленский