Биографиясе

1944 елның 24 июле, ТАССРның Подберезье районы Камыл авылы, хәзер Татарстанның Кайбыч районы – 2014 елның 17 декабре, Казан; туган поселогында җирләнә.

Профессор М.М.Миңлебаев шәкерте.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1969 елда) ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының 12 нче дәвалау-профилактика берләшмәсендә терапевт булып эшли. 1971 елдан Казан медицина университетында, доцент (1976 елдан), физиотерапия, дәвалау физкультурасы һәм табиб күзәтүе кафедрасы мөдире (1985 елдан), неврология һәм реабилитация кафедрасы профессоры (1991 елдан).

Бөтенроссия дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы белгечләре җәмгыяте идарәсе әгъзасы (1983–1986 еллар), республика җәмгыяте рәисе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре лимфа системасы физиологиясе һәм патологиясенә, авыруларны һәм инвалидларны физик ысуллар белән реабилитацияләүгә карый.

Лимфа системасының физик эш вакытында эшчәнлеген һәм ролен һәм аның патологиясен өйрәнә, тернәкләндерү медицинасы мәсьәләләрен эшли. Докторлык диссертациясенең темасы – «Роль и функции лимфатической системы при физических нагрузках». 150 дән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Способ длительного получения лимфы в эксперименте // Патологическая физиология и экспериментальная терапия. 1982. № 1 (автордаш);

Динамика лимфоциркуляции при физической нагрузке // Теория и практика физической культуры. 1985. № 1;

Восстановительное лечение больных с рефлекторными и корешковыми проявлениями остеохондроза // Вертеброневрология. 2002. Т. 9, № 1–2.

Әдәбият

Казанский государственный медицинский университет (1804–2004): Заведующие кафедрами и профессора: Биографический словарь. Казань, 2004.