- РУС
- ТАТ
нейрорентгенолог, нур диагностикасы белгече, медицина фәннәре докторы (1978), ТР ФА академигы (1991), ТАССР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе (1978, 1995)
1938 елның 17 июнендә Зәй районы Түбән Биш авылында туа.
Профессор М.Х.Фәйзуллин шәкерте. Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1962), Зәй район хастаханәсендә хирург.
1964 елдан Казан ГИДУВында, профессор (1980), ректор (1980–2007), нур диагностикасы кафедрасы мөдире (1982 елдан). Бер үк вакытта, 1992 елдан, ТР ФАнең Медицина һәм биология фәннәре бүлеге академик-секретаре.
ТРның Нур диагностикасы белгечләре ассоциациясе президенты (1982 елдан).
ТР ЮСның Сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе (1990–1993), шәрәфле ректор (2007 елдан).
Аның актив катнашы белән, РФдә беренчеләрдән булып, Казан ГИДУВында гаилә медицинасы кафедрасы һәм интервенцион радиология лабораториясе оештырыла.
Хезмәтләре балалар нейрорентгенологиясенә карый. Михайлов, беренче булып, балаларның туганда имгәнгән умыртка баганасы һәм арка мие зәгыйфьлеген тикшерү өчен рентген диагностикасы принципларын эшли; баш мие, умыртка баганасы, бавыр, ашкайнату тракты авыруларына диагноз кую ысулларын камилләштерә һәм яңа медицина технологияләрен гамәлгә куя. Спрингомиелиягә диагноз куйганда, шулай ук яралгының үзәк нерв системасы һәм йөзендәге аномалияләрне тикшергәндә магнит-резонанс томографиясен куллану мөмкинлеген өйрәнә.
Бил остеохондрозы очрагында умыртка сөягенең паравертебраль мускулларындагы патологик үзгәрешләрне өйрәнүнең Михайлов тарафыннан гомумиләштерелгән ысулы умыртка-хәрәкәтләнү сегментының халәтен ачыкларга мөмкинлек бирә. Ул хатын-кызлардагы кайбер нейроэндокрин тайпылышларда эндокраниозның патогенетик роле барлыгын исбатлый; гиперпластик процесслар һәм эндометрийдагы яман шешкә башлангыч чорында диагноз кую критерийларын, ашказанындагы яман шеш таралышын нур ысулы белән ачыклау алгоритмын эшли.
Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
1990–1995 елларда ТР ЮС депутаты.
Белград университетының шәрәфле профессоры (Югославия, 1990).
ТРның Дәүләт бүләге лауреаты (2005). «Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.
Рентгенодиагностика родовых повреждений позвоночника. К., 1983; Нейрорентгенология детского возраста. К., 1986;
Дифференциальная рентгенодиагностика заболеваний позвоночника. К., 1993 (автордаш);
Онкогинекология. М., 2002 (автордаш); Эхография в диагностике цирроза печени. М., 2003 (автордаш);
Рентгенодиагностика родовых повреждений позвоночника у детей. Учебное пособие для врачей. К., 2009;
Туберкулёз органов дыхания. Учебно-методическое пособие. К., 2011.
Академия наук Татарстана. К., 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.