Биографиясе

1940 елның 27 ноябре, Казан  — 2015 елның 9 ноябре.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1964), Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында, 1977 елдан иммунология һәм биохимия фәнни-җитештерү бүлеге мөдире.

1981 елдан Түбән Новгород медицина институтының микробиология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре аллергология, иммунология һәм организмның иммун сакланучанлыгын өйрәнүгә карый.

Уйлап табуга 20 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре               

Реактивность нейтрофила. К., 1984 (автордаш);

Очерки о нейтрофиле и макрофаге. Новосиб., 1989 (автордаш);

Моделирование и клиническая характеристика фагоцитарных реакций. Горький, 1989;

Введение в медицинскую микологию. Учебно-метод. пособие. Н.Новгород, 2000.