- РУС
- ТАТ
терапевт, рентгенолог, медицина фәннәре докторы (1952), профессор (1956), ТАССРның атказанган табибе (1964)
1907 елның 13 гыйнвары, Иркутск шәһәре — 1997 ел, Казан.
Ә.Б.Терегулов шәкерте.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1931), Яшел Үзән шәһәрендә терапевт булып эшли.
1932–1933 елларда Урта Идел краеның Ульянов районы Ишеевка авылы участок хастаханәсе мөдире.
1933–1935 елларда Ульяновск шәһәренең совхоз-колхоз поликлиникасында терапевт һәм рентгенолог.
1935 елдан Казанда: өлкә хастаханәсендә рентгенология кабинеты мөдире. 1936 елдан Казан медицина институтының терапия клиникасында, 1960 елдан 1 нче госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, 1970 елдан профессор-киңәшче.
Бөек Ватан сугышы елларында эвакогоспитальләрдә эшли.
Хезмәтләре ашкайнату органнары авыруларын ачыклау һәм дәвалауга карый.
Медальләр белән бүләкләнә.
О рентгенодиагностике хронических аппендицитов // Казан. медицина журн. 1938. № 8/9;
Клинико-рентгенологические наблюдения при дискинезиях толстого кишечника // Казан. медицина журн. 1949. № 2;
Функциональные взаимосвязи органов пищеварения. Л., 1970.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.