Биографиясе

1897 елның 20 июне, Могилёв губернасы, Горецкий өязе Маслаки авылы — 1974 елның 27 гыйнвары, Казан.

В.С.Груздев шәкерте.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1921), шунда ук, оператив хирургия кафедрасында эшли, 1926 елдан — акушерлык һәм гинекология кафедрасында.

1932 елдан Казан медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасы һәм клиникасы мөдире, 1963 елдан профессор-киңәшче.

Хезмәтләре хатын-кызларны балага уза алмаудан дәвалау, гинекология хирургиясе, акушерлык-гинекология практикасында аерым урынны анестезияләүгә карый. Ялкынсыну продуктлары һәм шеш күзәнәкләре тукымаларга үтеп кергән очракта (инфильтрация) аерым урынны анестезияләү өчен махсус шприц уйлап таба.

1946 елдан Бөтенроссия акушер-гинекологлар җәмгыятенең Казан филиалы рәисе.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре               

К вопросу о заживлении операционных ран под местной, послойной, инфильтрационной анестезией // Вестн. хирургии. 1928. Т. 14, кн. 40;

Paroophoron, его топография и судьба в различные возрасты внутри- и внеутробной жизни женщины // Уч. зап. Казан. университета. 1928. Т. 88, кн. 3;

К вопросу о радикальном лечении фибромиом матки // Казан. медицина журн. 1936. № 5;

Итоги клинического опыта. К., 1968.

Әдәбият       

П.В.Маненков (к 70-летию со дня рождения) // Акушерство и гинекология. 1967. № 11.