Биографиясе

1941 елның 28 сентябре Чуаш АССРның Канаш шәһәрендә туа.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1964), Ижевск шәһәрендәге 3 нче балалар хастаханәсе табибе.

1966 елдан Казан медицина институтының педиатрия кафедрасында, 1976 елдан Казан ГИДУВының педиатрия кафедрасы мөдире, профессор (1982).

1991 елдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика аналар һәм балаларны саклау үзәге директоры.

Хезмәтләре аналар һәм балалар сәламәтлеген саклауга һәм шуңа кагылышлы социаль мәсьәләләргә карый. Мальцев рахитка бәйле авыруларга дифференциаль диагноз кую һәм аларны дәвалау ысулларын ачыклый, балаларда пиелонефрит авыруын дәвалау юлын тәкъдим итә.

Уйлап табуга 3 авторлык таныклыгы бар.

1990–1993 елларда РФ Халык депутаты.

Хезмәтләре             

Дифференциальная диагностика различных форм рахита // Казан. медицина журн. 1983. № 3;

Младенческая смертность в Республике Татарстан. К., 1995 (автордаш);

Неотложная помощь в практике семейного врача. К., 2004 (автордаш);

Диагностика, профилактика и лечение рахита у детей. К., 2005 (автордаш);

Принцип диагностики, профилактики и лечения железодефицитных анемий у детей. Учебное пособие. К., 2009.