- РУС
- ТАТ
эпидемиолог, медицина фәннәре докторы (1986), БР ФА академигы (1992), БАССРның атказанган табибе (1980), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2004)
1932 елның 10 марты, БАССРның Миякә районы Яңа Ишле авылы — 2022 елның 30 декабре, Уфа шәһәре.
Башкорт медицина институтын тәмамлаганнан соң (1955), Миякә районы хастаханәсендә окулист, хирург (1962 елга кадәр), Әлшәй районында баш табиб (1963–1964), Г.Г.Куватов исемендәге Республика хастаханәсендә баш табиб (1965–1978, Уфа).
1978 елдан И.И.Мечников исемендәге Вакцина һәм сыркынды фәнни-тикшеренү институты директоры (Мәскәү).
1988 елдан «Иммунопрепарат» ФҖБ генераль директоры (Уфа), профессор (1992).
Хезмәтләре авыруны вакцина кулланып кисәтү теориясе һәм практикасына карый. Мәгазов анаэроб һәм шартлы-патоген микроблар китереп чыгарган авыруларны кисәтү һәм дәвалау өчен яңа вакцина препараты — полианатоксин уйлап таба. Вакцина кулланудан соң организмның функциональ халәтен комплекслы бәяләү ысулларын тәкъдим итә.
СССР МС бүләге (1985) бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
100 лет на страже здоровья. Уфа, 1976;
Вакцины, поствакцинальные реакции и функциональное состояние организма привитых. Уфа, 1985 (автордаш);
Поствакцинальные реакции: Механизм развития и профилактика. Уфа, 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.