- РУС
- ТАТ
хирург, медицина фәннәре докторы (1966)
1923 елның 5 апреле, Киев — 2016 елның 16 сентябре, Казан.
1946 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, шунда ук топографик анатомия һәм оператив хирургия кафедрасында эшли.
1949 елдан Морт районының Костенеев участогы хастаханәсендә баш табиб һәм хирург.
1953 елдан Казанның 5 нче хастаханәсенең кичектергесез хирургия бүлегендә.
1954 елдан Ютазы районы Урыссу посёлогы хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире.
1958 елдан Казан тимер юлының табиблык-санитария хезмәте баш хирургы, 1961 елдан Казан тимер юлы хастаханәсенең күкрәк хирургиясе бүлеге мөдире. Бер үк вакытта, 1958 елдан Казан травматология һәм ортопедия фәнни тикшеренү институтының кичектергесез хирургия бүлегендә, 1966 елдан реанимация һәм анестезиология бүлеге җитәкчесе.
1967–1997 елларда Республика туберкулёзга каршы көрәш диспансерында торакаль хирург һәм киңәшче.
Хезмәтләре үпкәләрдә гадәти булмаган дәвамлы авыруларны хирургик дәвалауга, күкрәк сыну травмалары патофизиологиясе һәм хирургиясенә карый.
Лихтенштейн беренче булып Татарстанда (1955) сигмасыман эчәктән җиңсә ясау операциясе, 1961 елда панкреатодуоденаль резекция, 1965 елда йөрәккә операцияләр (панцерлы перикардит вакытында перикардоэктомия, инструменталь комиссуротомия), 1970 елда бронхларга резекция һәм пластика, 1974 елда бронхиаль астма вакытында үпкә тамырларына денервация операцияләре үткәрә.
Медальләр белән бүләкләнә.
Хронические воспалительные заболевания лёгких. К., 1973.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.