Биографиясе

1798 ел, Казан — 1867 ел, Самара губернасы, Ставрополь өязе Иске Майна авылы.

1815 елда Казан университетын тәмамлагач, Мәскәү медицина-хирургия академиясенә җибәрелә.

1818 елдан Казан губернасы Лаеш шәһәрендә өяз табибе.

1821 елдан Казан университетында: университет шифаханәсендә, акушерлык кафедрасында доктор ярдәмчесе, 1828 елдан ординар профессор, мөдир, 1820–1834, 1841–1845 елларда медицина факультеты деканы.

1821–1828 елда физиология, 1822–1828 елда гомуми патология, 1825–1828, 1833 елда клиника, 1823 елда мәхкәмә медицинасын укыта; акушерлыкны клиникада укытуны оештыра.

1830 еллар башында акушерлык клиникасын җитәкли.

1830 елда профессор Л.Л.Фогель белән Сергеев минераль су чыганакларын тикшерә.

1840 еллар башында балалар йортлары оештыру хезмәтендә, Николаев балалар йортында табиб, 1853 елдан директоры була.

Хезмәтләре яңа туган балалар гигиенасына карый.

Хезмәтләре

Медико-топографическое описание Казани // Казан. вестн. 1831. Ч. 31;

Взгляд на гигиену новорождённых детей // Казан. вестн. 1832. Ч. 35.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского уни верситета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.