Биографиясе

1910 елның 1 октябре, Тамбов губернасы Ключики авылы — 1965 елның 27 августы, Мәскәү.

1931 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, шунда ук психиатрия кафедрасында эшли, 1935–1936 елларда клиниканың баш табибе; бер үк вакытта 1931–1935 елларда наркология диспансеры мөдире, 1931–1932 елларда ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының дәвалау буенча инспекторы; 1936–1941 елларда Казан психиатрия хастаханәсе баш табибе, өлкән психиатры.

1942 елдан РСФСР сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары; 1946 елдан СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш курортлар идарәсе башлыгы, 1951 елдан Баш уку йортлары идарәсе башлыгы.

1953 елдан СССР сәламәтлек саклау министры урынбасары, 1955 елдан РСФСР сәламәтлек саклау министры һәм 1 нче Мәскәү медицина институтының көнкүреш гигиенасы һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасы мөдире.

1959–1964 елларда СССР сәламәтлек саклау министры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре медицина белеме бирүне үзгәртеп коруга, халыкка дәвалау-профилактика ярдәме күрсәтүне яхшыртуга, йогышлы авыруларны булдырмауга, курортологиягә карый.

«СССР һәм союздаш республикаларның сәламәтлек саклау турындагы законнары нигезләре» («Основы законодательства Союза ССР и союзных республик о здравоохранении», 1969) авторларының берсе.

СССР медицина уку йортларында социаль гигиена (1966 елдан социаль гигиена һәм сәламәтлек саклау) укыту дисциплинасын, соңрак медицина статистикасы дисциплинасын кертүдә башлап йөрүчеләрнең берсе.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының 5 нче ассамблеясы президенты (1962).

«Здоровье» журналының беренче мөхәррире.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

1965–1994 елларда Казан медицина институты Курашов исемен йөртә.

Казан урамнарының берсенә аның исеме бирелгән.

Хезмәтләре

Состояние психоневрологической помощи в СССР и пути ее дальнейшего развития // Журн. невропатологии и психиатрии. 1963. Т. 63, вып. 9.

Әдәбият

Трофимов В.В. С.В.Курашов — выдающийся теоретик и организатор социалистического здравоохранения // Здравоохранение РФ. 1986. № 1.