- РУС
- ТАТ
социаль гигиена белгече, медицина фәннәре докторы (1996), профессор (1996), ТРның атказанган табибе (1994)
1947 елның 18 феврале, Казан — 2008 елның 5 мае, шунда ук.
1970 елда Казан медицина институтын тәмамлый.
1971–1977 елларда Казанда Травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында эшли.
1977 елдан Казан шәһәре башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсендә, 1982 елдан бүлек мөдире.
1985–1991 елларда ГИДУВта һәлакәтләр медицинасы кафедрасы мөдире.
1991 елдан Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге директоры; 1995 елдан ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары.
Фәнни тикшеренүләре гадәттән тыш хәлләрдә яраланучыларга диагноз кую, аларны дәвалау һәм реабилитацияләүгә карый.
РФ Гражданнарны саклау эшләре, Гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының республика реабилитацияләү үзәген оештыручыларның берсе (1996).
Исеме Казан урамына бирелә.
Экология и здоровье населения. К., 1997 (автордаш);
Актуальные проблемы медицины катастроф. К., 2000;
Хирургия медицины катастроф. К., 2002 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.