Биографиясе

1921 елның 12 октябре, Самара шәһәре — 2014 ел, Санкт-Петербург.

1943 елда Н.И.Пирогов исемендәге Мәскәү медицина институтының хәрби факультетын тәмамлагач, Совет Армиясендә хәрби табиб булып хезмәт итә, 1946 елдан Химик саклану хәрби академиясендә.

1962–1982 елларда Хәрби медицина академиясендә (Ленинград) укытучы, кафедрасы башлыгы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сугышчыларны һәм халыкны массакүләм юк итү коралыннан медицина саклавына карый.

Имангулов шәхси саклану чараларына, хәрби частьләр, медицина хезмәте учреждениеләре, халыкны саклау чараларына карата куелган физиологик-гигиеник таләпләргә бәя бирә.

Медицина кадрлары әзерләү системасында, фәнни-гамәли һәм укыту дисциплинасы буларак, медицина саклавы үсеше мәсьәләләрен өйрәнә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Особенности влияния фильтрующих противогазов на хирургических больных // Науч. сессия, посв. 175-летию Воен.-медицина  акад. Л., 1974;

Медицинская служба и защита от оружия массового поражения. М., 1988.

Әдәбият      

Гончаров Л.П. Очерки истории Военно-медицинской академии в послеоктябрьский период. Л., 1968.