- РУС
- ТАТ
физиотерапевт, медицина фәннәре докторы (1972), профессор (1974)
1924 елның 12 октябрендә Казанда туа.
1946 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, Олы Мәңгәр участок хастаханәсендә мөдир.
1947–1957 елларда (бүленеп) Казан ГИДУВында, 1957 елдан Казан медицина институтында, физиотерапия һәм дәвалау физкультурасы кафедрасы мөдире (1974).
1986 елдан Республика клиник хастаханәсендә.
Хезмәтләре ревматизм белән авыручыларны дәвалау өчен ультрашәмәхә нурланыш һәм ультратавыш куллануны клиник-физиологик нигезләүгә, ревматоид артрит һ.б. ревматизм авырулы кешеләрдә гормональ һәм нейрогормональ системаның функцияләрен өйрәнүгә карый. Ибраһимова магнит белән дәвалауны гамәлгә кертә, хроник пиелонефрит авырулы балаларның бөер өсте бизләре тирәсен ультратавыш белән дәвалау ысулын эшли.
Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.
Светолечение. К., 1976;
Заболевания внутренних органов, лечение и реабилитация больных. К., 1985.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.