Биографиясе

1928 елның 10 мае, БАССРның, Тәтешле районы Ялгызнарат авылы — 2003 елның 29 гыйнвары, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1950), шунда ук, нормаль физиология кафедрасында эшли, 1982 елдан кафедрасы мөдире, 1961–1963 елларда проректор, 1963–1989 елларда ректор. 1992 елдан профессор-консультант.

Хәмитов җитәкчелек иткән елларда институтта яңа уку корпуслары, студентлар өчен тулай тораклар төзелә; Октябрьнең 50 еллыгы уңаеннан институт РСФСР ЮС Президиумы, РСФСР МС һәм ВЦСПСның истәлек Байрагы белән бүләкләнә (1967); институт базасында медицинаның актуаль мәcьәләләренә багышланган бөтенроссия съездлары һәм конференцияләре үткәрелә.

Хезмәтләре ашказаны-эчәк тракты моторикасын көйләү һәм медиаторларның трофик функциясен, кан тамырлары тонусын, синаптик структуралар эшчәнлеген өйрәнүгә карый.

Бүләкләре

Нерв системасы физиологиясе өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре өчен ТРның Дәүләт бүләгенә лаек була (1995). Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ацетилхолин и серотонин в норме и патологии желудочно-кишечного тракта. К., 1977 (автордаш); 

Влияние позвоночного нерва на некоторые показатели мозгового кровотока // Физиол. журн. СССР. 1979. № 2 (автордаш); 

Барьерная функция лёгких и обеспечение гомеостаза. К., 1987 (автордаш).

Әдәбият

Профессор Хамитов Ханиф Сабирович // Казан медицина журн. 2003. № 3; 

Казанский государственный медицинский университет (1804–2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004.