- РУС
- ТАТ
балалар хирургы, медицина фәннәре докторы (1995), профессор (1998)
1946 елның 27 мае, Молдавия ССРның Бельцы шәһәре – 2024 елның 11 марты, Казан.
М.Р.Рокицкий шәкерте.
Казан медицина институтын (хәзерге Казан медицина университеты) тәмамлаганнан соң (1964), Казан клиникаларында эшли.
1978 елдан Казан медицина университетында, 1996 елдан балалар торакаль хирургиясе кафедрасы мөдире, бер үк вакытта Казанның баш балалар хирургы.
Идел буенда беренче Республика балалар клиник хастаханәсендә балалар торакаль бүлеген оештыручы.
Фәнни тикшеренүләре кичектергесез, торакаль, эренле авырулар хирургиясенә карый.
П.Н.Гребнев диагноз кую һәм хирургик дәвалауның 15 тән артык яңа ысулын эшли.
300 дән артык хирургия инструменты һәм төрле медицина аппаратлары («Мединструмент» фәнни-җитештерү берләшмәсе белгечләре белән берлектә) эшләүдә катнаша, шуларның 16 сы «Мединструмент» фәнни-җитештерү берләшмәсе, Россия һәм БДБнең медицина инструментлары заводлары тарафыннан күпләп җитештерелә, бер өлеше РФнең ТР, Чуаш, Мордовия республикаларының һ.б. төбәкләре хастаханәләренең балалар хирургиясе бүлекләрендә гамәлгә кертелә.
«Балалар хирургиясендә яңа технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү» («Разработка и внедрение новых технологий в детской хирургии») хезмәте өчен ТРның Дәүләт бүләге бирелә (1997).
Уйлап табуга 6 авторлык таныклыгы бар.
Неотложная пульмонология детского возраста. Л., 1983 (автордаш); Лапароскопия у детей. Казань, 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.