Биографиясе

1944 елның 2 ноябрендә Баулы районы Баулы авылында туган.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1967), Горький өлкәсе, Уфа, Әгерҗе, Казан поликлиникаларында эшли.

1980 елдан Казан медицина университетында, 1992 елдан терапевтик стоматология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре теш кариесын булдырмауга карый.

И.И.Гыйниятуллин төп стоматологик авыруларны дәвалау стандартларын эшли һәм гамәлгә кертә; стрептококк сенсибилизациясенең тешләрне югары дәрәҗәдә кариес белән зарарлавы ачыклана; балаларда теш кариесын дәвалау өчен вакцинопрофилактика үткәрү мөмкинлекләре күрсәтелә.

Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Совершенствование медико-социальной профилактики кариеса зубов у детей дошкольного возраста. Казань, 1994;

Димефосфон в профилактике и лечении стоматологических заболеваний. Казань, 1996.