Биографиясе

1918 елның 29 октябре, Уфа – 2007 елның 2 октябре, Казан.

Ташкент медицина институтын тәмамлаганнан соң (1942), шунда ук эшли.

1951 елдан Казан медицина университетында.

1952–1987 елларда Казан ГИДУВында (хәзер Казан медицина академиясе),

1971 елдан 2 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хатын-кыз организмы нефроморфологиясенә һәм аның нефроэндокрин функциясен көйләүгә, йөрәк-тамырлар авырулы хатын-кызларның йөкле һәм бала табу вакытында авырулар кабатлануын булдырмауга, менопауза алдыннан һәм шуннан соң була торган функциональ һәм патологик үзгәрешләргә карый.

З.Ш.Гыйләҗетдинова җитәкчелегендә махсус гинекологик эндокринология һәм онкология бүлеге оештырыла, акушер-гинеколог табибләрнең укытуын камилләштерүнең тематик планнары һәм программалары төзелә.

З.Ш.Гыйләҗетдинова кафедраның тарихи бинасында Г.Тукайның кече музеен оештыра.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

1996 елда «Санаторий-курорт учреждениесе шартларында йөкле хатыннарны сәламәтләндерүнең яңа системасы» дигән хезмәте өчен ТРның Дәүләт бүләге бирелә.

Хезмәтләре

Консервативный метод прерывания беременности. Казань, 1951;

Состояние нервных элементов фибромиомы матки у женщин вне и во время беременности в фибромиомии и фибромоподобных образованиях в эксперименте. Казань, 1965;

Туберкулёз женской половой сферы. Казань, 1970;

Бесплодие при нейроэндокринных синдромах и заболеваниях. Казань, 1998 (автордаш);

Туберкулёз и беременность. Казань, 2000 (автордаш).

Әдәбият

Профессор Зайнаб Шайхиевна Гилязутдинова // Казан. мед. журн. 1994. № 1;

И это всё судьбы счастливые моменты // Мед. вести. 1998. № 20.