- РУС
- ТАТ
вирусолог, медицина фәннәре докторы (1965)
1925 елның 10 сентябрендә Чистай кантоны, хәзерге Алексеев районы Такталы авылында туган.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1948), шунда ук эшли.
1952–1974 елларда Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында, 1974 елдан РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында.
Стрептококклар һәм столбняк таякчыгы антигеннарына карата гумораль иммун җавап реакциясенә тикшеренүләр үткәрә: столбняк агуына антитәнчекләр ясалу закончалыгы ачыклана, индивидуаль иммунлаштыру схемасы эшләнә.
Хезмәтләре ТРда урман талпаны энцефалетының эпидемиологик һәм вирусологик үзенчәлекләренә карый: беренче тапкыр урман талпаны вирусы штаммнарының антиген төрлелеге ачыклана, вирусның эпидемия чыганагы булган урында кышкы циркуляциясе күрсәтелә, вирусның сыер сөте белән тапшырылуы ачыклана.
Көчле респиратив йогышлы авыруларны дәвалау һәм булдырмау өчен перспектив матдәләр тәкъдим ителә.
Уйлап табуга 72 авторлык таныклыгы бар.
Сәламәтлек саклау отличнигы.
Эпидемиологические особенности вспышки клещевого энцефалита в ТАССР. Казань, 1959.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.