Биографиясе

1953 елның 27 мартта Казанда туа.

ТРның атказанган табибы (2005).

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1976), Казан ГИДУВында (хәзер Казан медицина академиясе) эшли, 1998 елдан онкология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре онкопроктология, туры һәм юан эчәк клиникасына, шешләрнең беренчел профилактикасы мәсьәләләренә, онкологиянең экологик аспектларына карый.

И.Г.Гатауллиин юан һәм туры эчәктәге яман шеш авыруының һава атмосферасында, туфракта пычраткыч матдәләр (кадмий һәм хром) таралуы белән турыдан-туры бәйләнеше булуын өйрәнә һәм ачыклап бирә.

Хезмәтләре

Обоснование и применение димефосфона при остром экспериментальном панкреатите. Казань, 1986.