- РУС
- ТАТ
хирург-онколог, медицина фәннәре докторы (1989 ел), профессор (1991 ел), БРның атказанган фәннәр эшлеклесе (1995 ел)
1951 елның 19 апрелендә Уфа шәһәрендә туган.
Башкорт медицина институтын тәмамлаганнан соң (1974 ел), шунда ук эшли.
1976–1979 елларда Уфа шәһәренең 6 нчы хастаханәсе хирургы.
1979 елдан Башкортстан медицина университетында, 1989 елдан онкология кафедрасы мөдире, 1990 елдан Башкортстан онкологлар ассоциациясе президенты.
Тикшеренүләре корсак куышлыгындагы ябышма авыруына диагноз кую, дәвалау һәм аны булдырмау, шулай ук корсак куышлыгы әгъзаларындагы авыруларга һәм яман шеш авырулары профилактикасына карый.
Ш.Х.Ганцев тарафыннан корсак куышлыгында ябышма авыруының таралуында карын маеның тәэсире өйрәнелә, онкологик авыруларны дәвалау схемасы тәкъдим ителә, яман шеш авыруына беренчел һәм икенчел профилактика ысуллары гамәлгә кертелә, беренче мәртәбә барлыкка килгән яман шешләргә операцияләр эшләнә, химик терапия вакытында органопротекциянең зарурлыгы исбатлана.
Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.
Диагностика и лечение заболеваний большого сальника. Уфа, 1988 (автордаш);
Неотложные состояния в онкологии. Уфа, 1992.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.