- РУС
- ТАТ
кардиолог, медицина фәннәре докторы (1998 ел), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (2004 ел), ТРның атказанган табибы (2004 ел)
1954 елның 1 гыйнварында Баулы районы Урыссу поселогында туган.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1977 ел), 7 нче шәһәр (Казан) хастаханәсендә табиб булып эшли.
1984 елдан Казан медицина институтында (хәзерге Казан медицина университеты), 2000 елдан факультет терапиясе кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре йөрәк ишемиясенә, йөрәк зәгыйфьлеге авыруларына карый.
2001 елда аның мөхәррирлегендә Мәскәүдә ике томлык «Эчке авырулар» («Внутренние болезни») дигән хезмәт нәшер ителә.
Диагностика и лечение артериальных гипертоний. М., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.