Биографиясе

1939 елның 13 сентябрендә Мордва АССРның Саранск шәһәрендә туган.

Казан медицина институтын (хәзерге Казан медицина университеты) тәмамлаганнан соң (1962 ел), шунда ук эшли, 1966-1986, 1988-1992 елларда оториноларингология кафедра мөдире.

1986–1988 елларда Казан ГИДУВының шул исемендәге кафедрасы мөдире. 1992–1997 елларда һәм 2001 елдан Ульяновск университетының дипломнан соң әзерлек кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре төрле формадагы саңгыраулыкка диагноз куюга, аны консерватив һәм хирургик дәвалауга карый.

В.И.Галочкин отосклероз процессының активлыгын операциягә кадәр үк диагнозлау, урта отитка аудиологик һәм рентгенологик диагноз кую, хроник урта колак авырулары вакытында тимпанопластиканың төрле төрләренә чагыштырма бәя бирү һәм отосклерозны дәвалау ысулларын тәкъдим итә.

Уйлап табуга караган авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Консервативная терапия отосклероза с целью предупреждения прогрессирования тугоухости. Казань, 1989.