Биографиясе

1936 елның 22 декабрендә ТАССРның Буа районы Аккүл авылында туган.

Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге урта мәктәбен (1954), Казан медицина институтын (1959) тәмамлый.

Теш табибы (1959–1966), Куйбышев (алга таба – Спас районы, ТАССР) Үзәк район хастаханәсенең баш табибы (1966–1997). Ф.Г.Галимов җитәкчелегендә һәм катнашында районда хастаханәнең яңа комплексы (поликлиника, баш һәм хуҗалык корпуслары, бала табу һәм йогышлы авырулар бүлекләре), 5 участок хастаханәсе төзелә.

Бөтенсоюз табиблар съезды (1988, Мәскәү), Бөтенсоюз теш табиблары съезды (1981, Ташкент), Бөтенроссия теш табиблары съезды (1996, Мәскәү) делегаты.

Куйбышев (алга таба – Спас) район советы һәм Болгар шәһәре советы депутаты (1975–1995).

«Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе» проекты авторы һәм оештыручысы (2010, 2017), «Спас үзәк район хастаханәсенә 190 ел» (2020) китабы авторы.

Бүләкләре

«Почет Билгесе» ордены (1976), «Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» (1970) медале һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Хезмәт ветераны (1998).

«Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау легендасы» номинациясендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика конкурсы лауреаты (2014), Казан губернасы Спас өязе «Крестьянин» газетасының беренче мөхәррире А.Н.Бурумов исемендәге журналистлар премиясе лауреаты (1999, 2003).