Биографиясе

1950 елның 3 ноябрендә Әстерхан шәһәрендә туган.

РМФА академигы В.И.Покровский шәкерте.

Әстерхан медицина институтын тәмамлый (1973 ел).

1974 елдан Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының Әстерхан филиалында.

1984 елдан Әстерхан медицина академиясендә, 1989 елдан йогышлы авырулар кафедра мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре йогышлы авыруларның этиопатогенезына, клиникасына, диагноз кую һәм дәвалауга карый.

Х.М.Галимҗанов беренче булып Әстерхан риккетсиоз бизгәге клиникасын, Идел-Каспий сусаклагычында таралган табигый чыганаклы гельминтоз – псевдамфистомозны тасвирлый, аңа диагноз кую һәм дәвалау ысулларын эшли (1999 ел), арбовирус йогышлы авырулар төркемнәренең (Көнбатыш Нил бизгәге, Кырым-Конго геморрагик бизгәге, Инко бизгәге һ.б.). төрле аспектларын өйрәнә.

Х.М.Галимҗанов тарафыннан йогышлы авыруларны иммунитетны көйләү белән дәвалау, шулай ук түбән дәрәҗәдәге лазер нурланышы кулланып, иммунитетны элекке хәленә кайтару мәсьәләләрен хәл итү юллары эшләнә. Әстерхан татар милли мәдәни «Дуслык» җәмгыяте рәисе.

Хезмәтләре

Эпонимы в инфектологии. Астрахань, 1998;

Астраханская риккетсиозная лихорадка. Астрахань, 1999.