Биографиясе

1826 елның 3 апреле, Ревель шәһәре — 1884 елның 4 феврале, Казан.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1851), Калуга алпавыты Каншин утарларында, 1856 елда — Мәскәүнең Преображенский психиатрия дәваханәсендә, 1862 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгы карамагында эшли.

1865 елдан Казан университетының терапия кафедрасында, 1872 елдан профессор, психиатрия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре психиатрия ярдәме күрсәтүне оештыру мәсьәләләренә, мәхкәмә психологиясе һәм психиатриясенә карый.

Фрезе — Казанда Россиядәге беренче округ психиатрия дәваханәсен оештыручы һәм аның директоры (1866–1884).

Россиядә беренче буларак психик авыруларны ирексезләмәү системасын гамәлгә кертә.

Хезмәтләре

К открытию Казанского дома умалишённых. К., 1869; 

О предсказании в душевных болезнях. К., 1875; 

Первое десятилетие Казанской окружной лечебницы (1869 – 1879). К., 1880; 

Очерк судебной психиатрии. К., 1881.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.